Язгы ташуга әзер булырга кирәк

2020 елның 4 марты, чәршәмбе

Һава температурасының көннән-көн күтәрелә баруы язгы ташуның якынаюын кисәтә.

Ташуга әзерләнү өчен Минзәлә муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе көчәйтелгән эш алып бара. Юл өслекләрен ташу суы каплавын кисәтү һәм булдырмау буенча эшләр алып барылды, сулыкларда су алу корылмаларының төзеклеге тикшерелде. Су басу куркынычы булган авылларда, шул исәптән, Җәмәк, Исәнгол, Мортыш Тамак авылларында халыкны кисәтү, авария-коткару формированиеләре әзерлеген тикшерү, йортларны, оешма-предприятие корылмаларын су басуны булдырмау буенча чаралар уздырыла.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/neobkhodimo-podgotovitsya-k-pavodkovomu-periodu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International