«Камский бекон» ҖЧҖ агрономы Андрей Хохлов пай җирләре хуҗалары белән биш елга аренда килешүе төзеде һәм гектарына 800 сумнан айлык аренда түләвен түләргә вәгъдә итте.
Югары Тәкермән авыл җирлегендә бер пайга 4,8 га җир туры килә.
Бүген Югары Тәкермән авыл клубында пай җирләре хуҗалары һәм "Камский бекон" ҖЧҖ җыены узды.
Башта пай җирләре хуҗаларының берләшмә рәисе итеп бертавыштан Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова сайланды.
Арендаторлар пай җирләре килешүләренең ел саен яңартылып торачагын белдерделәр.
Пай җирләрен арендага бирүчеләр салым түләүдән азат ителмиләр. Салымны пай хуҗасы түли.
"Камский бекон" җир кишәрлекләрен сатарга теләүче пай хуҗаларыннан җирләрен сатып алачак. Җир ызанланган икән, бер гектар өчен 15 мең сум, ә ызанланмаган икән. 10 мең сум түләргә әзер.
Югарыда бәян ителгән саннардан риза булмаучылар да булды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/zaklyuchili-dogovory-arendy