Дәүләт Думасы читтән торып мәшгульлек турында хезмәт кодексына төзәтмәләрне беренче укылышта кабул итте. Инициатива өч төрле читтән торып эшләүне күздә тота - даими, вакытлыча һәм катнаш, шулай ук хезмәткәрләрне вакытлыча дистанцияле форматка күчерү процедурасын гадиләштерә.
Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәге һава торышы көтелә:
- 23 июльдә кичен, 24 июльдә төнлә яшен булуы көтелә, кыска вакытлы көчәючән җил - 15-20 м/с ( Казанда – кичен һәм төнлә);
- 23 июльдә кичен һәм 24 июльдә төнлә урыны белән көчле яңгыр һәм боз (Казанда да)
Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәткәрләре яшәү шартларын һәм сәламәтлек торышын тикшерү өчен өлкән яшьтәге гражданнарның өйләренә бара. Аның барышында өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм алу мөмкинлеге, хезмәтләр исемлеге, социаль хезмәткә алу шартлары, социаль ярдәм чаралары турында бәян ителә.
Пенсия тупланмалары хокукына ия булучыларны РПФ сайтында шәхси кабинет ярдәмендә билгеләргә була.
22 июльдә үсмерләрнең стресска каршы торучанлыгын арттыру, аларның физикһәм психик сәламәтлеген ныгыту буенча "Үзеңне тыңла. дөньяны танып белерсең" программасы кысаларында комплекслы үзәк психологы Светлана Соловьева үсмерләр өчен тренинг уздырды.
Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сулыкларда коенганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә инструкция бирделәр.
Һава торышы шартлары мөмкинлек бирсә, быелгы бәйрәм намазы ачык һавада үткәреләчәк.
Бүгенге көнгә РПФнең Яр Чаллы Идарәсенә (Минзәлә районында Клиентлар хезмәте аның структур подразделениесе булып тора) 3-16 яшьлек балаларга 10 000 сум күләмендә бер апкыр бирелә торган түләү алуга гариза белән 84698 гаилә, 3 яшҗкә кадәр балаларга 5000 сум күләмендә айлык түләү алуга Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әгерҗе. Менделеевск, Тукай районнарыннан һәм Яр Чаллыдан 12917 гаилә мөрәҗәгать итте.
Кулланучылар еш кына "Кибет территориясендә түләнмәгән товарга ялгыш зыян салганда нишләргә?" дигән сорау бирә. Бу товар өчен без түләргә тиешме, әгәр дә юк икән, нинди законга таянып эш итәргә?
Бу ел башында «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте кысаларында «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә «Хезмәтнең социаль кадрлар агентлыгы» дигән яңа проект башлап җибәрде.