Кулланучылар еш кына "Кибет территориясендә түләнмәгән товарга ялгыш зыян салганда нишләргә?" дигән сорау бирә. Бу товар өчен без түләргә тиешме, әгәр дә юк икән, нинди законга таянып эш итәргә?
Ялгыш, уйламыйча кибеттәге товарга зыян салгансыз икән, мисал өчен, киштәдәге минераль су шешәсен ваткансыз икән, һәм бу акча түләгәнче булган икән, кибет хезмәткәрләре ялгыш бозылган товар өчен түләү таләп итәргә хокуклы түгел.