Минзәләдә Корбан гаете үткәрү тәртибе билгеле булды

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Һава торышы шартлары мөмкинлек бирсә, быелгы бәйрәм намазы ачык һавада үткәреләчәк. Минзәләдә быелгы шартларда Корбан гаете ничек үткәреләчәге билгеле булды. Әлеге хакта Минзәлә мөхтәсибәтендә хәбәр иттеләр. Рәмзил хәзрәт Садыйков, Минзәлә районы имам-мөхтәсибе: - Минзәлә мәчетендә Корбан гаете 31 июль – җомга көнне иртәнге сәгать 6:00 дә уздырыла. Саулык-сәламәтлеге булган мөселман ир-атларга, балаларга бәйрәм намазына мәчеткә җыелу һәм нисап күләмендә байлыгы булган гаиләләргә намаздан соң Аллаһ ризалыгын өмет итеп Корбан чалу тиешле булып тора. Саклык йөзеннән һәрбер кешенең шәхси намазлык, битлек белән килүе сорала. Намаз социаль дистанция саклап, һава шартлары мөмкинлек тудырган очракта мәчет янында ачык һавада үткәреләчәк. Безнең өстәмә  Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән корбан чалу өчен нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә.
Тулырак: http://menzela.ru/news/ken-temasyi/minzld-korban-gaete-tkr-trtibe-mglm-buldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International