Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 23 июле, пәнҗешәмбе

Минзәлә халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре сулыкларда коенганда нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында социаль хезмәтләр алучы гаиләләргә инструкция бирделәр.

Татарстанда җәй башыннан 43 кеше батып үлгән. шуларның 6 сы - балалар. Аларның күп өлеше гражданнарның җиһазланмаган урында яисә исерек хәлдә су коену, балаларны өлкәннәр күзәтүеннән башка калдыру нәтиҗәсендә килеп туган.

Моны булдырмау өчен суда үз-үзеңне тотуның гап-гади кагыйдәләрен белү кирәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International