Бу ел башында «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте кысаларында «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил белән берлектә «Хезмәтнең социаль кадрлар агентлыгы» дигән яңа проект башлап җибәрде. Татарстан Республикасы Президенты премиясе ярдәмендә «Трудяги.РФ» сайты һәм Мобиль хезмәт кушымтасы булдырылды һәм актив рәвештә сынала. «Трудяги.РФ» проекты – эш эзләү буенча социаль проект, ул пандемия һәм массакүләм эш урыннары югалган чорда авыр тормыш хәлендә калган гражданнарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән кризиска каршы чара. Проект эше турында тулырак мәгълүмат "Трудяги.РФ" рәсми сайтында, Инстаграмда: instagram.com/trudiagirf, мобиль кушымтада: play.google.com/store/apps/details?id=com.anotsra.laborer адреслары буенча урнаштырылган