1960 нчы елның көзендә 13-14 яшьлек малай-кызлар әкияттәге хан сараена тиң күреп, зур дулкынлану хисләре белән килеп кергән идек без Минзәлә педучилищесына.
Сынауларны биргәннән соң, 26 кешелек 1 А сыйныфы итеп оештырып куйдылар безне. Җитез хәрәкәтле, уртача гына буйлы, бөдрә чәчле сыйныф җитәкчебез Рифкать Вәлиевич Әхмәтвәлиев безгә училищены бетергәнче әти дә, әни дә булды. Ул бер кеп-кечкенә җөмлә белән сөенечең башыңнан ашарлык итеп мактый, күзеңнән яшь чыгарлык итеп оялта да белә, ләкин бер генә дә тактсыз сүз әйтми иде. Үзе укыткан математика дәресләрендә ул шулкадәр үтемле итеп аңлата, төшенеп җитмәгән укучыны күзенә карап чамалый, янына килеп, кабатлап аңлата.
Без укыганда коридорлар, класс бүлмәләре, училищеның тирә- юне, ул биология кабинетын әйтәсе дә юк, зур бер гөлләр иле иде. Биология укытучыбыз Сара Әминовна Акчурина барыбызны да җиһанда булган һәр үсемлеккә, тереклек иясенә гашыйклар итеп тәрбияләде.
Тарих һәм җәмгыять белеме дәресләрендә Хәния Хамматовна уздырган диспутлар, ирекле фикер алмашулар, рефератлар язып, аларны яклаулар, төрле темага мөстәкыйль чыгыш әзерләүләр, тематик политинформацияләр – бөтенесе дә лекторлык, пропагандист эшләрен алып баруга өйрәнү мәктәбе булганлыгын еллар узгач кына аңладык.
Бигрәк тә татар теле методикасын укыткан Мөхәммәт абый Гарифуллин истә калган. Дәрес конспектын һәр кызыл юлга, һәр хәрефкә, һәр өтергә игътибар итеп тикшерә, кәгазь читен кайчы белән тип-тигез итеп кистерә: “Язу – характер көзгесе” – дияргә ярата иде.
Училищебызның күңел бизәге – җыр һәм бию ансамбле иде. Безнең классның яртысы анда чыгыш ясый, ә җитәкчесе Васил Һадиевич Һадиев нинди генә биюләрне сәхнәгә куймый! Шуңадыр инде без музыкага, сәнгатькә битараф булмадык, хәзер дә сәхнәдән төшмибез. Васил Һадиевич милли культурага, татар теленә зур мәхәббәт тәрбияләде. Укытучыларыбызның изге күңелле, кешелекле булулары безне шактый авыр елларда авырлыкларны җиңеп, һөнәргә өйрәнергә ярдәм итте.
Әгәр ай эчендә “икеле” алсаң, дүрт күз белән көткән 14 сум белән хушлашасың, шуңа җан-фәрман без дә, укытучылар да тырышабыз. Психология укытучыбыз Зоя Камаловна, җавап бирә алмасаң, күзлеге өстеннән озак итеп, гаҗәпләнеп карап тора, аннан өстәмә сораулар бирә, тормыштан төрле мисал- ситуацияләр китерә, шуларга бәя бирдерә, аңлаттыра һәм: “Менә бит, беләсең! Психология – ул тормыш фәне, тормыш белән бәйләп сөйләгез!” – дип “3”ле куеп утырта. Педагогика укытучыбыз Сания Гумеровна өй эшен белмәсәң чын күңеленнән үпкәли, “2”ле дә куймый, атна-ун көн сорамый да. Интеккәнеңне, куллар күтәргәнеңне дә күрә югыйсә. Мөхетдинов Барый абый: “Утыр, тишек борын! Икенче дәрестә нотага карап җырларга өйрәнмәсәң, нотага карап еласың булыр”, – дип утырта.
60 нчы елларда аның тоткасы үтә кешелекле, гуманлы, олы җанлы Илиодор Уткин, аның урынбасары Нурвисал Ибраһимовна Тәлдәева иделәр. Нурвисал Ибраһимовнаны Маргарет Тэтчер белән тиңләрлек.
60нчы ел әле сугыштан 15 кенә ел ераклыгында иде, күп нәрсә, шул хисаптан су да талонга. Фатир хуҗасы без укуга киткәнче көянтә чиләкне әзерләп, 3 тиенлек талонны тоттырып суга җибәрә. Ә ярым кукуруз, я борчак кушып пешкән ипи без укудан кайтканчы беткән була. Безнең сыйныфтан чыккан укучылар бер җирдә дә сынатмады, ә күбесенең үз авылында, үз районында йөзек кашы булып саналырлык халык укытучылары булып лаеклы ялга чыгулары аерата мактауга лаек. Без бөтенебез дә диярлек югары белем алдык. Күпчелегебез алган һөнәрләренә тугры булып калды. Ләкин башка һөнәрне үз иткәннәре дә тәрбия эшенә бик якын торды. Әйтик, Галимәрданов Рәүфәт укытучы булып эшли башлап, армиягә китте, кайткач, университетта юрист һөнәрен алды һәм Чаллы, Зәй районнарында прокурор вазыйфасын башкарып пенсиягә чыкты. Мусин Джон Башкортстанда бер дигән җырчылар әзерләп ята. Сафиуллин Вильсон комсомол һәм партия эшләрендә хезмәт куйды, Әһлетдинов Гавис – ЖЭК начальнигы. Укытучы булып эшләгән сыйныфташларыбызның күбесе Россия, Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучылары, “Халык Мәгарифе отличниклары” исемнәренә лаек булды.
безнең белешмә
Вәсимә Лотфулла кызы Хәйруллина Сарман районы Чураш авылында туган. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Балалар өчен 15 шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бик күп җырлар авторы.
Вәсимә ХӘЙРУЛЛИНА