Юл төзүгә үзләреннән зур өлеш кертүче, тырыш хезмәт куючы эшче-хезмәткәрләр арасында Марат Марсович түбәндәге хезмәттәшлә-рен санап үтте: баш инженер Рәшит Һадиев, производство буенча директор урынбасары Радик Корнилов, АБЗ начальнигы Антон Германов, хезмәтне саклау буенча инженер Анатолий Мордвинов, ПТО начальнигы Фаяз Галиев, мастерлар Тлеб Маштаков, Тимур Рубцов, Артур Якупов, экскаватор машинисты Радик Бурангаев, асфальт салу җайланмасы машинисты Сергей Федоров, юл эшчеләре Дилшат Хазиев, Вәлиулла Нуриев, автогрейдер машинистлары Вәсил Исмәгыйлов, Ринат Әхмәтшин, автомашина йөртүчеләр Юрий
Пузырев, Александр Рубцов, Фәрит Кадырбаков, Виктор Якушин, Альберт Вильданов, “алтын куллы” Фәнис Ахметов, АБЗ операторлары Илшат Нәбиев, Хафиз Туктаров. “Коллективыбыз зур, 236 кешене берләштерә. Аларның һәрберсе үз эшен тырышып, намус белән башкара. Иң мөһиме – башкарган эшләребез районыбызның, респуб-ликабызның икътисадын үстерүгә этәргеч бирсен, халыкның ихтыяҗын канәгатьләндерсен иде”, диде ул.
Быел әлеге коллектив көче белән 550 млн сумлык юл төзү эшләре башкарылган, киләсе елда да шул үк күләмдә эшләр планлаштырыла.
Кыска гына әңгәмәбез вакытында 1100 км территориаль юлларга хезмәт күрсәтүче филиал
җитәкчесе Марат Марсович безнең районыбыздан тыш күрше Мөслим, Актаныш районнарында да бик күп эш башкарылуын билгеләп үтте.
– Бик күпләрнең хыялы булган максатка ирешелде – Минзәлә районы юллары Мөслим районы белән тоташтырылды: М-7 федераль трассасыннан алып Мөслим районының Елгабаш авылына кадәр юлга асфальт түшәлде. Нәтиҗәдә бу юлларның озынлыгын 20 км га кыскартырга мөмкинлек бирде. Минзәлә районында 235 км юлларның 185е каты өслекле юллар хәзер, – диде ул һәм М-7 трассасында юл билгеләрен яңарту буенча күләмле эш алып барылуын да әйтеп узды. Шунда ук сүзен Мәлкән юлы турында дәвам итте: Кызганычка каршы, быелгы сезонда биредә эшне ахырынача җиткерә алмадык. Бу участокта эшкә тотынганга өч ел бит инде. Киләсе елда Мәлкән авылына кадәр юл төзелешен төгәлләү күздә тотыла
Ил, республика җитәкчелеге авылларга керә торган юллар буенча проблемалар өстендә эшли, бу уңайдан озын сроклы максатчан программалар төзелә. Шушы программалар безнең район юлларында да чагылыш таба. Киләсе сезонда байтак авылларга, әйтик, Яту, Иркәнәш, Тегермәнче, Әтрәкле, Мөшеге кебек авыл юлларын асфальтлау күздә тотыла. Яңа Маҗын, Богодаровка авыллары буенча да проект-эзләнү эшләре алып барыла.
Аннары Марат Марсович сүзен юл төзелешендәге яңа технологияләр турында дәвам итте:
– Юл төзелешендә яңа техника шактый кулланыла, шул яңа техникалар белән яңа технологияләр үтеп керә. Әйтик, ресайклер кебек яңа техника яңа технология буенча эшләргә, шул рәвешле юлның сыйфатын яхшыртуга зур этәргеч бирә. Әлеге техника җирле материаллар, ОПГС кулланганда цемент өстәргә, юл салганда яхшы нигез әзерләргә мөмкинлек бирә, шул ук вакытта автомобиль юллары төзү чыгымнарын киметә.
Әйе, юл эшчәннәренә күбесенчә автомобиль- ләр ташкыны зур булган шартларда эшләргә туры килә. Әмма алар көче белән мөһим автотрассалар, шәһәр һәм авыл юллары асфальтлана, төзекләндерелә бара. Алар республикабыздагы, районыбыздагы юллардан йөрү мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен барысын да эшләргә тырышалар. Без, юлчылар, юл хезмәтчәннәренә ихтыяр көче, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, уңышлар телибез.