Чып-чын яз иртәсе иде бу, дүрт яшьлек Данила татарча җырлар беләсеңме, дигән соравыма, шунда ук яңгыравыклы шат тавыш белән “Яз җитә” җырын җырлап та бирде. Группага йөрүче балаларның яртысы рус балалары булуны (шул исәптән минем оныгым да) исәпләсәң, биредә сөйләм телен үстерү өстендә яхшы эшлиләр. Һәр иртәдә “Исәнмесез” һәм “Здравствуйте” сүзләре бертигез яңгырый.
Телне үстерү буенча олимпиада барган залда экран куелган, анда чараның исеме ясалган. Менә сиңа мә! Шәһәрдәге ун балалар бакчасыннан икешәр бала чакырылган бу чара “Маша в гостях у сказки” дип атала. Соңыннан ачыкланганча, бу 2 нче бакча коллективы теләге буенча түгел, ә “Чишмә” бакчасыннан кала шәһәрдәге барлык учреждениеләрнең рус телендә шөгыльләнүләре истә тотып эшләнә икән. Моңа кадәр “Муса абый – балаларның якын дусты”, Нәүрүз кебек чаралар үткәрелгән (бу хакта мәгълүмат сайтта да бар). Икетеллелек саклана биредә. Тиздән Тукай юбилее уңаеннан кичә узачак.
Кечкенә олимпиадачылар барлыгы җиде конкурста катнашты: “Әкият төзе”, “Аю баласы нишли?”, “Лабиринт”, “Бер һәм күп”, “Яшәгән ди...”, “Санны күтәр”, “Тиешле авазлы сүзне тап”. Составында мәгариф бүлегенең баш белгече Г.Шәйхетдинова, “Минзәлә” ММҮ вәкиле, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Н.Пучкова һәм Коноваловка мәктәпкәчә белем учреждениесе мөдире Л.Ушакова булган жюри җиңүчеләрне билгеләде. 2 нче бакчадан – Риналь Нәбиев һәм Ангелина Юминова – I урынга, 6 нчы бакчадан – Раил Зайкин һәм Настя Петрякова – II, 7 нче бакчадан Маша Новикова һәм Яна Хорошева III урынга чыктылар (рәсемдә). Маша, Аю, Көлдергечләр, Чуар Тавык кебек әкият геройлары җылы атмосфера тудырдылар, ә икенче кече группага йөрүче Руфина Фассахова һәм урта группага йөрүче Аня Митюшкина чыгышлары һәркем күңеленә хуш килде.
Ә менә икенче көнне, авыл балалар бакчалары катнашында уздырылган олимпиадада, сораулар һәм биремнәр ике телдә яңгырады Аеруча татар һәм рус балалары “дуслашкан” биремнәр кызыклы иде. Әйтик, рәсемнәрдән “к” авазы кергән сүзләрне тап дигәч, балалар “корова, китап, окно, каләм” дип тапкыр җавапларын бирделәр. Бу биремне Хуҗәмәт бакчасы балалары уңышлы үтәде, “Аю баласы нишли” биремен – Җәмәк, ә “Санны күтәр” биремен Югары Тәкермән һәм Аю бакчалары балалары яхшы үтәде.
Жюри олимпиадачыларга мондый бәя бирде: өлкән группалар арасында Юртаудан Кристина Тутулина һәм Марина Большакова – I, Тат.Мөшегедән Рузил Гарипов – II, Кадрәктән Инзилә Гермагентова һәм Ралина Рәхмәтуллина III урында (рәсемдә). Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды, барлык катнашучыларга татлы призлар өләшенде.
Татар теле укытучысы Альбина Фәрдиева сүзләренчә, татар теле дәресләре татар һәм рус балалары өчен бертигез күләмдә – атнага өч тапкыр уздырыла. “Алтынчәч”тә татар группасын ачу икенче уку елына гына планлаштырылса да, бу фән буенча әзерлек яхшы бара. Яңа таләпләр буенча биш яшьлек балататарча 62 сүз белергә тиеш, ел дәвамында тагын 45 сүз өйрәнелә һәм алты яшьтә алар 107 сүз белергә тиеш була. Бакчаны тәмамлаганда 106 сүзне кулланып, җөмләләр төзи белергә тиешләр. Һәр занятиегә аудио-, видеоматериаллар тәкъдим ителә, һәр дәрескә мультфильм сюжетлары төшерелә – болары яңалык буларак кертелгән. Балаларның эш дәфтәрләре бар һәм алар балаларын татар теленә өйрәтергә теләгән рус балаларының ата- аналары методик кулланмалар эзләмәсен, ә үзебезнең укыту-методик комплекты буенча максатка ирешсеннәр өчен өйләренә биреп җибәрелә, дип аңлатты Альбина Рафиковна.
Рус группалары өчен (беренче кече группадан алып өлкәненә кадәр) аудио-, видеоязмалар (караоке, рус теленә тәрҗемәсе булган татар әкиятләре), татар теле буенча эш дәфтәрләре һәм методик кулланмалар кайтарылды. Дәресләр өчен тарату материаллары да әкренләп кайта бара. “Мин үзем “Бала” сайтында теркәлдем, - ди Альбина Рафиковна. – Педагоглар өчен интерактив методикаларны кулланып татар теле дәресләрен эшкәртү буенча конкурсларда катнашам. Ә инде олимпиадаларга килгәндә исә, алга таба татар балалары өчен сорау-биремнәрне авыл тәрбиячеләре татар телендә үзләре әзерләсен иде дигән теләктә калам”.