9 декабрь – Коррупциягә каршы халыкара көрәш көне.

2012 елның 8 декабре, шимбә

Бүгенге көндә бу конвенциягә дөньяның 140 ка якын дәүләте кул куйды, 80 гә якыны ратификацияләде. Россия Конвенциягә беренчеләрдән булып кул куючылар һәм ратификацияләүчеләр исәбендә. Ул дәүләтләр ал­дына коррупциягә каршы тору сәясәтен алып бару, тиеш­ле законнарны хуплау һәм бу тискәре күренеш белән көрәшү өчен махсус органнар булдыру бурычын куя.

Конвенция нигезендә дәүләтләр үзләренең вазифаи затларының акчага сатылма­вына, намуслы һәм җаваплы булуларына ирешергә тиеш. Дәүләти вазифаи затларның үз-үзләрен тотышы халыкара кодексын ориентир буларак алырга тәкъдим ителә.

Коррупция дәүләт чикләрен танымый һәм ул бары тик Рос­сия проблемасы гына түгел, аны китереп чыгара торган сәбәпләр һәм шартлар бар­лык илләр өчен дә бертөрле. Ә Россиядә бу “авыру”ның никадәр күләмле булуын без көн саен укып, тыңлап, телеви­зордан карап беләбез.

Дөньяви практикадан күрен-гәнчә, коррупциягә каршы аерым бер ришвәтчеләрне ачыклап кына көрәшү риш-вәтчеләрнең гомуми санын киметүгә гарантия бирми. Әгәр бары тик “полицейский” алым­нары белән генә эш итсәк, бернинди кимү дә булмаячак, шуның өчен дә сәбәпләрне ачыкларга кирәк. Ә бу иң берен­че чиратта – кисәтү һәм про­филактика. Дәүләти һәм муни­ципаль хезмәткәрне бары тик дәүләт кенә “ашатырга” тиеш, һәм аның дәүләт хезмәтенә матди сәбәпләр буенча гына эшкә керү теләге булмас һәм булырга да тиеш түгел.

Соңгы елларда коррупция­не кисәтү һәм булдырмау, шулай ук аларны тормышка ашыру буенча федераль, ре­спублика һәм муниципаль дәрәҗәдә бик күп законнар кабул ителде. Алар чынлап та гамәлдә, инде нәтиҗәләр дә бар. Чиновникның үзенең генә түгел, ә аның хатынының, ба­лигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте һәм милек характерындагы бурычлары турындагы мәгълүматларның ышанычлылыгы катгый кон-трольгә алынды, эшкә алын­ганда алар Этика һәм үз-үзеңне тоту кодексы белән танышалар. Беренче тапкыр “ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эштән алыну” дигән төшенчә кертелде. Дәүләт хезмәткәрләренең мәҗбүри ротациясен (хезмәткәр эш яисә яшәү урынын алышты­рып коррупция элемтәләре булдырмас өчен) билгеләүче закон чыкты, күп функция­ле үзәкләр ачылу хисабына гражданнарга дәүләти һәм му­ниципаль хезмәтләр күрсәтү процессында чиновникларның турыдан-туры катнашуын бул­дырмас өчен актив эш алып барыла. Мондый үзәкләр ачы­лу гражданнарның үзара кон­тактка керүен, шулай ук чит кеше кайгысында, тормыш вәзгыятендә акча эшләүдән чирканмаучылар белән очра­шуын кисәтә. Бер сүз белән әйткәндә, чиновник “почмакка кысыла”.

Әмма, ничек кенә булмасын, кеше факторы барыбер кала. Шуның өчен дә хокукый ниги­лизмны тамырдан юкка чыга­ру, халыкта үз дәрәҗәңне белү хисен уяту зарур, хәтта кешедә ришвәт бирү яисә алу зарур­лыгы турында фикер җирәнү һәм чиркану тудырырлык, ”ул әдәпсезлек булырга тиеш”, – диде РФ Президенты. Үзеңнән башларга кирәк, беркетмә төземәсеннәр яисә нинди­дер мәсьәләне тиз арада хәл итсеннәр өчен акча “төртергә” кирәкми.

Үзең дә сизмәстән җинаятьче булу, я булмаса кемнедер җинаятьче итү куркынычы бар­лыгы турында беркайчан да онытырга ярамый, барыбызның да балалары, гаиләсе, ата-анасы бар. Без аларны кемгә калдырабыз, алга таба алар ничек яшәр? Үзеңә бары тик закон таләпләре буенча гына эш итәргә һәм башкалардан да шуны таләп итәргә, балаларны вөҗданлы итеп тәрбияләргә, аларда коррупциягә, караш­ларга һәм принципларга кар­шы идеяләр балачактан фор­малашсын өчен гаделлек, җаваплылык тәрбияләргә, дис­циплинага өйрәтергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International