Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы хәбәр итә

2020 елның 27 феврале, пәнҗешәмбе

Табигый фәннәр дисциплиналары айлыгы кысаларында Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында 21 февральдә "Пешекче эше" компетенциясе буенча остаз дәресе узды.

"Повар, кондитер" һөнәре буенча 2 курстан 8 студент "Яшелчә винегреты" салатын әзерләү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр.

Катнашучылар бер порция ризык исәбеннән технологик картасы әзерләделәр.. Студентлар эше түбәндәге критерийлар буенча бәяләнде: эш урыны әзерләү, продуктларны беренчел эшкәртү, турау технологиясе, бизәү, ризыкны табынга бирү. Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 призлы урын билгеләнде, 2 номинация, 2 катнашучы сертификатлар алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International