Әгәр андый дөге күрсәгез, берүк аны ашый күрмәгез.

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре дөгенең сыйфатын билгеләргә ярдәм итүче берниәч тест тәкъдим итәләр.

Соңгы вакытта халык арасында Кытайда ясалма пластик дөге җитештерәләр һәм аны зур күләмдә чит илләргә чыгаралар дигән сүзләр йөри.  Бу тулысынча пластик түгел. Аның нигезен бәрәңге тәшкил итә, аңа формасын тотсын өчен пластик өстиләр.

Бер порция шундый дөге целлофан пакет ашауга тиң. Шуның өчен дөге ашаганчы, аны тикшереп карарга кирәк.

Дөгенең сыйфатын тикшерүгә берничә тест бар, мисал өчен:

Су тесты:

Зур аш кашыгы дөгене салкын су салынган савытка салып, актив болгатырга кирәк.Әгәр дә дөге күрмедер вакыттан соң төпкә утырса, барысы да тәртиптә. Ә инде дөге өстә йөзеп йөри икән, сак булыгыз!.

Ут тесты:

Дөгене шырпы белән яндыр. Чын булмаган дөгегә шунда ук ут каба һәм аннан янган пластмаса исе киләчәк.

Киледә тест:

Әгәр берничә дөге бөртеген киледә төеп карасаң, чын дөге ак онга әйләнә Ә ясалма дөгедән саргылт масса барлыкка килә.

Күгәреккә тест:

Әгәр әзер дөгенең куркынычсыз икәнлеген белергә теләсәгез, аны герметик ябыла торган контейнергә салыгыз да җылы урынга куегыз. Берничә көннән чын дөгедә күгәрек барлыкка килер. Ә ясалма дөгегә берни дә булмас.

Дөгене шундый ысуллар белән тикшереп, продуктның ни дәрәҗәдә куркынычсыз икәнлеген белерсез.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International