Күпфункцияле үзәкләр - квалификацияле арадашчылар

2019 елның 16 августы, җомга

Бүгенге көндә "Минем документлар" үзәге буларак танылу алган Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүче күпфункцияле үзәкләр елдан-ел популярлаша бара.

Мондый үзәк безнең шәһәрдә дә бар. Минзәләлеләр әлеге үзәккә нинди мәсҗәләләр белән мөрәҗәгать итәләр соң? Хезмәт күрсәтү никадәр тиз бара? Бу өлкәдә нинди яңалыклар бар?

Күпфункцияле үзәкнең Минзәлә филиалы начальнигы Эльмира Исламова:

Безнең үзәккә тормышның төрле ситуацияләрендә мөрәҗәгать итәргә була: никах теркәлгәндә яисә гаилә тулыланганда, үз эшеңне ачканда яисә лаеклы ялга чыкканда, күчемсез милекне теркәгәндә яисә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә.

КФҮ дәүләт һәм муниципал хезмәтләрне мөстәкыйль рәвештә күрсәтми, ә гарызнамә бирүчеләргә консультация бирә, шулай ук  хакимият органнарында гражданнарның мәнфәгатьләрен күрсәтә, хакимият органнары хезмәтләре буенча документларны кабул итә һәм тапшыра.

Кагыйдә буларак. һәркем үзәккә ике тапкыр килә: кызыксындырган хезмәткә документлар тапшыра (башта документлар исемлеге, нәтиҗәне алу сроклары, хезмәт бәясе  буенча  консультация ала). аннары әзер документларны алу өчен кабаттан килә.

2019 елда республикабыз гражданнары өчен 12 өстәмә хезмәт алу мөмкинлеге булдырылды.

Хәзер татарстанлылар КФҮдә ИНН, пенсия алды яше җитү турында белешмә, үзмәшгуль статусы алырга теләүчеләргә консультация, торакка мохтаҗ ятимнәрне исемлеккә кертү өчен гариза бирә алалар.

Апре­ль аенда ТРның биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты белән берлектә яңа хезмәт - язгы сезонга ауга рөхсәт бирү - иңдердек.

15 марттан Безнең үзәктә "Татарстан Республикасының техник инвентаризация бүлеге" АҖ хезмәтләреннә файдалану мөмкинлеге тудырылды.

Без документлар пакетын кабул итеп алабыз, төрле органнарга эшкәртергә илтеп бирәбез. аннары үзебез әзер документларны алабыз һәм нәтиҗәләрне тапшырабыз. Курьер хезмәте безнең шәһәр, Казан, Яр Чаллы һәм Алабуга шәһәрләре буенча органнарга документларны илтеп тапшыра

 

Акцент

Узган елда минзәләлеләргә күпфункцияле үзәк аша 20 меңнән арык хезмәт күрсәтелгән. Үзәккә көнгә уртача 100 гә якын кеше мөрәҗәгать итә.

 

http://menzela.ru/news/o-chem-pishet-gazeta-menzelya/mnogofunktsionalnye-tsentry-kvalifitsirovannye-

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International