Бүгенге шартларда белгечләр эшчәнлеге "һөнәри-эмоциональ яну" китереп чыгаручы факторлар белән тулы: мәгълүматның күп булуы, тормыш ритмының үсә баруы, апатия, тиз аручанлык...
Психологик сәламәтлекне ныгыту һәм эшләүчеләрнең һөнәри яну профилактикасы өчен бүгенге көндә күптөрле ысуллар кулланыла. Шулар арасында арт-терапия аеруча модада.
Минзәлә муниципаль районында "Умырзая" тернәкләндерү үзәге белгечләре үзләрен рәсем сәнгатендә сынап карадылар һәм картиналар ясадылар. Хезмәткәрләр сүзләренчә, остаз дәресе файдага булды, киеренкелек бераз бетте, үз хисләрен рәсем аша белдерә алдылар.