"Рус география җәмгыяте" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе "БЕРДӘМ РОССИЯ" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан бүлекчәсе һәм Татарстан Республикасында гражданлык инициативаларына ярдәм үзәге яклаучыларының ярдәме белән. Татарстан Республикасының яшь буыны арасында патриотик кыйммәтләр тәрбияләүгә юнәлтелгән "Кече туган илем" фотоконкурсы игълан ителде.
Фотопроектта Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан муниципаль дәүләт өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр, мәктәпкәчә, урта һәм югары гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы 21 яшькә кадәр затлар ирекле рәвештә катнаша ала.
Фотопроектка эшләр 4 номинациядә цифрлы вариантта кабул ителә:
Туган як пейзажы
Кече туган ягым архитектурасы
Туган ягым символы
Туган ягымның традицияләре һәм гореф-гадәтләре.
Фотопроект 10.01.2019 - 30.08.2019 елда түбәндәге этапларда башкарыла:
10.01. 2019 – 20.07.2019 – гаризалар тапшыру;
21.07.2019 – 01.08.2018 – номинацияләр буенча эксперт комиссиясе эшләрне карый, нәтиҗә ясый, җиңүчеләрне билгели.
Фотопроект нәтиҗәләре - 2019 елның 30 августында Татарстан Республикасы көнендә иң яхшы эшләрдән фотокүргәзмә, фотопроект җиңүчеләрен һәм катнашучыларны тәбрикләү.