ЯҢАЛЫКЛАР


20
май, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Дәүләт Думасы чиновникларның счетларындагы акчаларны суммасы дәүләт хезмәткәренең өч еллык кеременнән арткан очракта дәүләт кеременә әйләндерү мөмкинлеген тарату өлешендә коррупциягә каршы кануннарны катгыйландыручы закон проектын беренче укылышта кабул итте.

 

 

Минзәлә районында Клиенлар хезмәте аңлатма бирә - ана (гаилә) капиталына сертификат бүгенге көндә гаиләләргә электрон рәвештә бирелә. Шунлыктан аны алу өчен РПФна мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

 

Пенсия тупланмалары булган барлык гражданнарның алар белән идарә итүне мәҗбүри пенсия иминияте буенча эшчәнлек алып баручы РФ Пенсия фондына яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондына ышанып тапшыру хокукы бар. Әгәр гражданин иминиятләүчене биш елга бер тапкырдан ешрак алмаштырса, ул моңа кадәр булган иминиятләүчедән алынган инвестицияле керемне югалтырга мөмкин.

 


19
май, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолеттан шәһәрне күзәтте. Очыш барышында республика территориясендә санитар-экологик икеайлык кысаларында эшләр барышын анализлады.

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәү зарур: гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитү, тиешле стаж һәм билгеле санда пенсия коэффициентлары булу.

 

Бу вакыйга төрле һөнәр ияләрен – журналистларны, мөхәррирләрне, нәшер итүчеләрне, полиграфия сәнәгате хезмәткәрләрен, басма матбугатны таратучыларны берләштерә. Бәйрәмне уздыру турында карар ТР Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елның 24 июнендә кабул ителде.

Минзәлә районында язгы чакырылыш апрель аенда башланды. Безнең районнан хәрби комиссариат аша 8 егет армия хезмәтенә чакырылган иде, шуларның икесе сәламәтлек торышы буенча кабаттан тикшерү узарга кайтарылды.

 

Минзәлә районында Covid - 19 гавами вакцинацияләү бара. Район предприятиеләре коллективлары әлеге акциягә күпләп кушыла бара.

Пенсия фонды хезмәткәрләре да читтә калмады һәм беренчеләрдән булып прививка ясатты.

 

19 майда Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте базасында "Танып белү кызыксынуын формалаштыру нигезе буларак мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныфларда укучыларга белем бирүнең актив ысуллары" темасы буенча Төбәкара семинар-практикум узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International