Пенсия-2021: стаж һәм пенсия коэффициентлары

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) искәртә: картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү өчен бер үк вакытта берничә шартны үтәү зарур: гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җитү, тиешле стаж һәм билгеле санда пенсия коэффициентлары булу.

2021 елда 56,5 яшьлек - 1965 елда туган хатын-кызлар һәм 61,5 яшьлек - 1960 елның беренче яртыеллыгында туган ир-атлар иминият пенсиясенә хокуклы.

Әгәр узган ел иминият пенсиясенә хокук алу өчен кимендә 11 ел стаж һәм 18,6 пенсия коэффициенты булу зарур булса, 2021 елда - кимендә 12 ел эш стажы һәм 21 пенсия коэффициенты булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International