Минзәлә районының Чулпан авылы белән янәшә агач утырту буенча акциянең тагын бер этабы узды

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Бу юлы Минзәлә урманчылыгы һәм район хакимияте хезмәткәрләре, Николаевка авыл җирлеге хезмәткәрләре, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр Чулпан авылы янында кечкенә аланда урман территориясендә нарат үсентеләре утырттылар.

Агачларны утыртыр алдыннан Минзәлә урман хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Әхмәтгәрәев нарат утырту буенча үз киңәшләрен бирде һәм остаз дәресе күрсәтте.

Биредә 50 ел чамасы элек утыртылган мәһабәт имәннәр һәм башка агачлар үсә. Санитар чистарту кысаларында Минзәлә урманчылыгы иске агачларны кисә һәм акрынлап урманны торгыза. Быел 22 апрельдән башлап, 20 гектар җирдә агач үсентеләре: нарат, чыршы, каеннар утыртылды.

Барлыгы 80 мең төпкә якын агач утыртылды.

Роза Салдаева ("Бердәм Россия" сәяси партиясенең Минзәлә район бүлекчәсе сәркатибе):

-Урман хуҗалыгы шәһәр территориясендә утырту өчен үсентеләр бирә. Ә без үз чиратыбызда аларга ярдәм итәргә алындык һәм бүгенге акциядә бик теләп катнашабыз.

6,5 гектар җирдә 60 мең төптән артык нарат үсентесе утыртылды.

Һава торышы кызу торуга да карамастан, урманда җир дымлы булганлыктан, үсентеләр тиз тамырланыр һәм берничә елдан авыл янәшәсендә наратлар шаулар, диде Минзәлә урманчылыгы мастеры Евгений Иванов.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/ryadom-s-derevney-chulpan-menzelinskogo-rayona-proshel-eshche-odin-etap-aktsii-po-posadke-derevev

 

 

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International