Дәүләт Думасы чиновникларның счетларындагы акчаларны суммасы дәүләт хезмәткәренең өч еллык кеременнән арткан очракта дәүләт кеременә әйләндерү мөмкинлеген тарату өлешендә коррупциягә каршы кануннарны катгыйландыручы закон проектын беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары. "БЕРДӘМ РОССИЯ" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новелланы шәрехләде: «Гамәлдәге законнарда законсыз алынган җир кишәрлекләре, күчемсез милек, автомобильләр, кыйммәтле кәгазьләрдән алынган керемнәрне дәүләт кеременә әйләндерү мөмкинлге күздә тотыла, әмма акчаларны счетлардан алу мөмкинлеге турында нормалар канунда юк иде. Без кабул иткән закон проекты бу хокукый гаделсезлекне юкка чыгара".