Сезнең игътибарыгызга Пенсия фондының гражданнар сорауларына җавапларын яңадан сайлап алуны тәкъдим итәбез.
Минзәлә районында яшәүчеләр 80 яшькә җиткәндә пенсия артамы, дип кызыксыналар.
Уңайлы шәһәр мохитен булдыру буенча иң яхшы проектларның Бөтенроссия конкурсында җиңү нәтиҗәсендә Ленин исемендәге парк икенче сулышын алачак.
Дәүләт Думасы «Бердәм РОССИЯ» фракциясе өчен өстенлекле закон кабул итте.
16 июнь, чәршәмбе көнне,Дәүләт Думасы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән законны ахыргы укылышта кабул итте. Төзәтмәләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән, шул исәптән онлайн-форматлар кулланып, үзара бәйләнешен җиңеләйтәчәк.
16 нчы июнь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча эшче программаны тормышка ашыру кысаларында “Ватан синнән башлана " дип исемләнгән балалар өчен «Россия халыклары уеннары»дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Ул М. Җәлил исемендәге спорт мәйданчыгында узды.
Җәйге каникуллар вакытында укучылар һәм студентлар еш кына түләүле практика уза яки эшкә урнаша. Мондый очракларда туендыручысын югалту буенча пенсия яки 80 яшьтән өлкәнрәк пенсионерны яки 1 төркем инвалидны карау буенча компенсация түләвен алучыларга Пенсия фондына эшкә урнашу турында үз вакытында хәбәр итәргә кирәк.
Пенсия фонды иминиятләштерүчеләргә яңа штраф уңаеннан мөрәҗәгать итте, аны ведомство белгечләре Гражданнар эше турында мәгълүмат җыю кампаниясе срокларын өзгән очракта билгеләячәк, дип хәбәр итә Россия Пенсия фонды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ санлы Федераль закон 2021 елның 1 июленнән үз көченә керү сәбәпле, дәүләт контроле (күзәтчелеге) федераль органнары карарларына (мәсәлән, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор) иң киң таралган дәүләт контроле (күзәтчелеге) төрләре өчен судка кадәр шикаять бирү процедурасы ачык булачак.
Минзәлә шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Сираҗетдинова Нурдидә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.