Минзәлә шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Сираҗетдинова Нурдидә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Нурдидә ханым 1926 елның 17 июнендә Татарстан АССРның Зәй районы Шикмамай авылында туа. Ун елдан колхозда өлкәннәр белән беррәттән эшли. Авыр сугыш елларында тракторчы булып эшли. Гомере буе туган колхозында хезмәт итә. Нурдидә ханымның Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән.
Хөрмәтле Нурдидә ханым! Туган көнегез белән ихлас котлауларны һәм иң изге теләкләрне кабул итегез.
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Авыр сугыш елларында һәркем үз өлешен кертте, сез дә җиңүгә бәһасез өлеш керттегез.
Хөрмәт белән бу батырлык гасырлар дәвамында калачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.
Минзәлә муниципаль районы
А. Ф.Сәлахов.