16 нчы июнь көнне Минзәлә муниципаль районында халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә белән эшләү буенча белгече Бывальцева Ольга балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирү буенча эшче программаны тормышка ашыру кысаларында “Ватан синнән башлана " дип исемләнгән балалар өчен «Россия халыклары уеннары»дип исемләнгән спорт чарасы оештырылды. Ул М. Җәлил исемендәге спорт мәйданчыгында узды.
Әлеге чара Татарстан халыкларының хәрәкәтчән уеннары белән танышу һәм халык гореф-гадәтләренә тартылу, хәрәкәт итү осталыгын һәм күнекмәләрен камилләштерү максатыннан үткәрелде.