16 июнь, чәршәмбе көнне,Дәүләт Думасы халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү сәясәтенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән законны ахыргы укылышта кабул итте. Төзәтмәләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән, шул исәптән онлайн-форматлар кулланып, үзара бәйләнешен җиңеләйтәчәк.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «БЕРДӘМ РОССИЯ» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина болай дип аңлатты: «Закон проекты илебезнең 70 төбәгеннән килгән бәяләмәләр нигезендә әзерләнгән, төрле территорияләрнең нечкәлекләре исәпкә алынган, санлы технологияләргә игътибар юнәлтелгән, әмма шул ук вакытта онлайн - һәм офлайн - аралашу рәвешләренең паритеты ассызыкланачак. Халыкны эш белән тәэмин итү һәм хезмәт мөнәсәбәтләре өлкәсендә бердәм цифрлы платформа булдырганнан соң, халыкка мәшгульлек хезмәтләре белән дә, турыдан-туры мәшгульлек үзәкләре вәкилләре белән дә уңайлы хезмәттәшлек итү мөмкинлеге биреләчәк».
Закон федераль, төбәк һәм җирле хакимият органнарын, шулай ук штатта 25тән артык кеше булган эш бирүчеләрне цифрлы платформада барлык эш урыннары турында мәгълүмат урнаштыруны йөкли, бу исә вакансияләр банкын шактый киңәйтә.
"Коронавирус пандемиясе безне электрон дәүләт хезмәтләренең көчәйтелгән үсешенә этәрде, һәм мондый алым төбәкара киртәләрне бетерә һәм кешеләрне профессиональ потенциалларын тормышка ашыруга мөмкин кадәр якынайта, гражданнар өчен эшкә урнашу мөмкинлекләрен киңәйтә, эш бирүчеләр өчен персонал эзләүне гадиләштерә», – дип өстәде парламентарий.
Документ шулай ук инвалидлар өчен урыннар квоталау өлешендә мәшгульлек үзәкләре компетенцияләрен киңәйтте һәм пенсионерлар өчен мәшгульлек хезмәте системасында яшәү урыны буенча гына түгел, яшәү урыны буенча да һөнәри белем алуны күздә тота.
Федераль закон, үз көченә керүнең башка сроклары билгеләнгән нигезләмәләрдән тыш, 2021 елның 1 июленнән үз көченә керә.