15 март көнне «Ялкын» яшьләр үзәге белгечләре Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы волонтерлары белән берлектә «Нарко-СТОП»буклетлары тарату буенча акция уздырдылар.
Чара кысаларында актуаль темаларга мәгълүмати белешмәлекләр таратылды.
Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге эшләмәүче пенсионерларга март ае өчен пенсиянең индексация үткәргәннән соң билгеләнгән күләмдә 8,6% ка күчерелүен искә төшерә. Хәзер пенсионерлар мондый күләмне ай саен алачак.
Югары Тәкермән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны КАШАПОВА Мөслимә Әхмәтвәли кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
11 мартта Минзәлә үзәк район хастаханәсе базасында «үз-үзеңне һәм үз сәламәтлегеңне кайгырту» темасына йөкле хатын-кызлар белән дәрес узды. «Төп статус» клуб эше аналарның яңа туган сабыйлардан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру, «Булачак әниләр»гаилә институтын ныгыту программасы кысаларында дәвам итә.
“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә, исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар куллану, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт тудыручы чаралар кысасында, “Начар гадәтләр” исеме астында тренинг узды. Чараның максаты балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тудыру булды.
Хөрмәтле мөрәҗәгать итүчеләр!
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе уллыкка бала алган гражданнарга бер тапкыр түләнә торган пособие турында искә төшерә.
Ел саен 15 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне билгеләп үтелә. Традиция буенча, Халыкара кулланучылар оешмасы (Consumers international, СІ) ел саен, теге яки бу актуаль проблемага җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү өчен, Бөтендөнья кулланучылар хокуклары көне тематикасын билгели.
14 март көнне "Ялкын" яшьләр үзәгендә "Ландшафт архитектурасы объектлары территорияләрен яшелләндерү буенча заманча эш алымнары"темасына гамәли дәрес узды.