Минзәлә районында тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2022 елның 15 марты, сишәмбе

Югары Тәкермән авылында яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны КАШАПОВА Мөслимә Әхмәтвәли кызы 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. 
Мөслимә Әхмәтвәли кызы 1922 елның 15 мартында Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында күп балалы гаиләдә туа.
Кечкенәдән лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле эшче булып эшли.
Мөслимә Әхмәтвәли кызының бик күп Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары бар. «1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Әбинең 13 оныгы, 29 оныкчыгы бар.
Хөрмәтле Мөссәлия Әхмәтвәли кызы!
Туган көнегез белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынаулары аша үткән геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Һәм һәркем үз өлешен кертте, чыннан да, җиңүгә бәһасез өлеш кертте. Бу батырлык гасырлар буена сакланачак һәм һәрвакыт патриотизм, әхлаклылык, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итәчәк.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын һәм мәхәббәтен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International