15 март көнне «Ялкын» яшьләр үзәге белгечләре Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы волонтерлары белән берлектә «Нарко-СТОП»буклетлары тарату буенча акция уздырдылар. Акциянең максаты-яшьләр арасында, шул исәптән балигъ булмаганнар арасында наркоманияне профилактикалау, балалар һәм яшьләр арасында социаль-позитив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, зарарлы гадәтләрдән баш тарту, наркотиклар куллану нәтиҗәләре турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм аларның әйләнешендә катнашкан өчен җаваплылык дәрәҗәсен күтәрү.

