“Умырзая” үзәге яшүсмерләре белән зарарлы гадәтләргә каршы тренинг узды.

2022 елның 15 марты, сишәмбе

“Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә,  исерткеч эчемлекләр һәм наркотиклар куллану, тәмәке тартуга тискәре мөнәсәбәт тудыручы чаралар кысасында, “Начар гадәтләр” исеме астында  тренинг узды.  Чараның максаты  балаларда сәламәт яшәү рәвешенә омтылыш тудыру булды. 

Психолог Оксана Рылова  биремнәр әзерләнгән иде. “Тыелган җимеш” күнегүе яшүсмерләргә төрле вакыйгаларда үз-үзеңнең тотышыңны бәяләргә мөмкинлек бирде. “Марионетка” күнегүе аша балалар  парларга бүленеп, курчак һәм курчак йөртүче ролендә булдылар. “Бәйлелек” конвертын ачып, Оксана Владимировна тәрбияләнүчеләргә төрле проблемалы ситуацияләрне тәкъдим итте.

Чара азагында, “Чиста экран” тренингы аша балалар  кешеләрне һәр сайлаган “Наркотиклы тормыш” һәм “Наркотиксыз тормыш”та ничек яшәүләрен сурәтләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International