Минзәлә шәһәр Советы хәбәр итә: иртәгә, 30 апрель көнне 8.30 сәгатьтә Северная урамындагы православие һәм мөселман зиратларында өмәләр башлана.
2019 елда ТРда мобилизация әзерлеге планы нигезендә Минзәләдә авыл җирлекләренең вазыйфаи затлары, запастагы гражданнарның беренчел хәрби учетын алып бару өчен җаваплы затлары катнашында инструкторлык методик җыены узды.
Күптән түгел Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең күрү сәләте буенча инвалидларның “Җиңү салюты-2019” үзешчән халык иҗаты фестивале булып үтте. Фестивальдә республиканың 9 шәһәре катнашты. Минзәлә район сукырлар җәмгыяте дә фестивальгә 12 кешелек төркем белән барды. Хор, вокаль ансамбль, дуэт, солист, бию коллективлары үзләренең осталыкларын сынадылар һәм сынатмадылар.
Кичә, 29 апрель көнне тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәеихова Гайнелҗинан Фәрхетдин кызы 95 яшен тутырды.
Футбол -һәркем уйный ала торган, тизлек, чыдамлылык кебек сыйфатларны үстерергә ярдәм итүче иң матур уеннарның берсе. Футбол белән шөгыльләнү күп көч таләп итми, иң мөһиме - теләк булу.
30 апрельдә, 8-12 сәгатьләрдә, Росреестрның ТР буенча Идарәсе Казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасы белән бәйле мәсьәләләр буенча "Кайнар телефон элемтәсе" уздырачак.
4 май көнне, 9-14 сәгатьләрдә, җирләү өчен социаль пособие түләүгә поручение бирү һәм документлар кабул итү буенча Клиентлар хезмәтенең дежур белгече эш оештырачак.
Куркыныч һәм начар метеорологик күренешләр фаразланмый.
28 апрельдә Минзәләдә гомер итүче тыл хезмәтчәне Шәмсия Ризатдин кызы Латфуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Начар метеорологик күренешләр:
29 апрельдә Татарстан Республикасы территориясендәге аерым юл участокларында бозлавык булуы ихтимал.