Кичә, 29 апрель көнне тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Шәехова Гайнелҗинан Фәрхетдин кызы 95 яшен тутырды.
Истәлекле дата белән котларга Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде. Алар Гайнеҗинан Фәрхетдин кызына РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләген тапшырдылар.
Гайнелҗинан Шәехова Минзәлә районының Туйга (хәзерге Тукай районы) авылында туган. Колхозда төрле эшләр башкарган. Кияүгә чыккач, яшь гаилә Пермь өлкәсе Коспаш шәһәренә акча эшләргә чыгып китә, шахтада эшлиләр. Минзәләгә кайткач, Гайнелҗинан Фәрхетдин кызы лаеклы ялга чыкканчы СМУ-8 дә бетончы булып эшли. Тормыш иптәше белән биш бала тәрбиялиләр, кызганычка каршы өч баласы яшьли вафат булалар. 2 оныгы, 4 оныкчыгы бар.