Тыл хезмәтчәне Шәмсия Ризатдин кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

28 апрельдә Минзәләдә гомер итүче тыл хезмәтчәне Шәмсия Ризатдин кызы Латфуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Шәмсия Ризатдин кызын котларга Минзәлә шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаева һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Мясникова килгән иде. Бөек Ватан сугышы чорында һәм аннан соңгы тыныч тормышта куйган фидакарь хезмәте. тырышлыгы өчен тыл хезмәтчәненә рәхмәт сүзләре яңгырады. Шәмсия Ризатдин кызына РФ Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын һәм район башлыгы Айдар Салаховның истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

Шәмсия Ризатдин кызы районыбызның Дәвек авылында дөньяга килгән. Колхозда төрле эшләрдә эшләгән. аннары сатучы. яшелчәче булган. Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә 11 оныгы. 12 оныкчыгы әбиләренең хәлен белеп торалар.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International