Хәрби учет – мобилизация нигезе

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

2019 елда ТРда мобилизация әзерлеге планы нигезендә Минзәләдә авыл җирлекләренең вазыйфаи затлары, запастагы гражданнарның беренчел хәрби учетын алып бару өчен җаваплы затлары катнашында инструкторлык методик җыены узды.

Әлеге чара ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының махсус программаларны мобилизацияле әзерлек Идарәсе начальнигы Рәшит Ахунов җитәкчелегендә, ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының махсус программаларны мобилизацияле әзерлек Идарәсе начальнигы урынбасары Владимир Алексеев, РФ Президентының махсус программалары икенче Идарәсенең 4 нче бүлеге Киңәшчесе Николай Мартынов, РФ Президентының махсус программалары икенче Идарәсенең 4 нче бүлегенең өлкән офицеры Андрей Новиков катнашында узды.

.Җыен эшендә шулай ук Актаныш, Азнакай, Мөслим, Баулы, Сарман, Ютазы, Минзәлә муниципаль районнары вәкилләре катнашты.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/voinskiy-uchet-osnova-mobilizatsii

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International