Минзәлә районы буенча физик затлардан җыела торган салымнарның иң күп өлешен транспорт буенча салымнар били – 31,8 млн сум, 30 октябрьгә шуның 11,9 млн сумы җыелган, бу 37,3 процент тәшкил итә.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Бүлекчәсе хәбәр итә, 2021 елның гыйнварыннан республика Пенсия фондының барлык Клиентлар хезмәтләрендә кабул итү бернинди үзгәрешсез алдан язлыпы, элекке график буенча алып барылачак.
Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның октябрендә 3042 өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен теркәде. Бу агымдагы елда гына түгел, ә соңгы елларда да иң зур сан!
Минзәлә муниципаль районында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Марина Гатина "Минем психологик портретым" чираттагы дәресен уздырды.
23 октябрьгә республика территориясендә янгынннарда һәлак булучылар санының үсешенә юл куелган - 12% (2019 елда 108 кеше һәм агымдагы елда - 121 кеше). Шул ук вакытта октябрь аенда гына янгыннарда 22 кеше һәлак булды, бу һәлак булучыларның гомуми санының 18 процентын тәшкил итә.
12 ноябрьгә Татарстан республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга көндәлек оператив фараз
Бүген, 11 ноябрьдә, Дәүләт Думасы тарафыннан салым чорына 5 млн сумнан арткан физик затларның керемнәренә салымның 13 проценттан 15 процентка артуы турында закон өченче соңгы укылышта кабул ителде.
1 сентябрьдә 20 декабрьгә кадәр ТР Икътисад министрлыгы һәм "ТРда эшмәкәрлеккә ярдәм фонды" халык арасында "Эшмәкәрлекне популярлаштыру" төбәк проектын гамәлгә ашыра.
"Фермерларга ярдәм системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү" төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында "Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе" Төбәк иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә 23 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр Эш башлаучы фермер мәктәбен (алга таба - мәктәп) уздыра. Ул хуҗалык итүнең кече формаларында авыл хуҗалыгы җитештерү эшчәнлеге өлкәсендә база компетенциясе үсешенә юнәлтелгән.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: узган елның октябреннән индивидуаль шәхси счет номеры белән СНИЛС пластик карточкасы урынына шәхси (персонификацияле) учет системасында теркәлү турында хәбәрнамә бирелә.