Татарстан Росреестры тарафыннан өлешле катнашу шартнамәләренең иң күп саны теркәлгән

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе агымдагы елның октябрендә 3042 өлешле төзелештә катнашу шартнамәләрен теркәде. Бу агымдагы елда гына түгел, ә соңгы елларда да иң зур сан!

Әйтик, 2018 елда иң зур сан – 2549- декабрь аенда теркәлгән, 2019 елда – июньдә, ул чагында 2752 өлешле төзелештә катнашу теркәлде. Тулаем алганда, быел 17 меңнән артык шартнамә теркәлгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8%ка артыграк.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International