Бүген, 11 ноябрьдә, Дәүләт Думасы тарафыннан салым чорына 5 млн сумнан арткан физик затларның керемнәренә салымның 13 проценттан 15 процентка артуы турында закон өченче соңгы укылышта кабул ителде.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
«5 млн сумнан арткан керемнәргә 15 процент күләмендә НДФЛ авыр, орфан авырулы балаларга адреслы ярдәм итү мөмкинлеге бирәчәк. Салым арттыру нәтиҗәсендә алынган акчалар, ә бу елына 60 млрд сум чамасы, Президент йөкләмәсен үтәү өчен гамәлдә булган федераль һәм төбәк программаларына өстәмәгә балаларны дәвалауга китәчәк, бу бала гомерләрен саклап калырга ярдәм итәчәк".