23 октябрьгә республика территориясендә янгынннарда һәлак булучылар санының үсешенә юл куелган - 12% (2019 елда 108 кеше һәм агымдагы елда - 121 кеше). Шул ук вакытта октябрь аенда гына янгыннарда 22 кеше һәлак булды, бу һәлак булучыларның гомуми санының 18 процентын тәшкил итә.
Анализ күрсәткәнчә һәлак булучыларның 107 се (87,7%) торак секторда булган янгыннарга туры килә, шул ук вакытта 88 янгында һәлак булучы (72,7%) халыкның эшләмәүче категориясенә туры килә.
Мисал өчен, агымдагы елның 8 августында Минзәлә шәһәренең Р.Люксембург урамында янгын чыга. Нәтиҗәдә 1966 елда туган 1 нче төркем инвалид һәлак була. Янгын нәтиҗәсе - исерек хәлдә тәмәке тартканда ут белән саксыз эш итү.
Янгын чыкканда 101 яки 112 телефоннары аша шылтыратыгыз.