2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте хәбәр итә: Россия Федерациясе законнары нигезендә гражданнарның ташламалы категориясе - пенсия яше алдындагы затлар - билгеләнгән.
17 гыйнварда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран, көчле җил секундына 16 метр тизлектә, юлларда кар көртләре.
16 гыйнварда Татарстан Республикасы террториясендә һәм Казанда урыны белән көтелә: көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, кискен җил 15-17 м/с, юлларда кар көртләре.
Хөрмәтле минзәләлеләр! COVID-19га каршы "Гам-Ковид-Вак" вакцинасы белән бушлай вакцинациягә чакырабыз.
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 1 гыйнварыннан "Россия Федерациясендә аерым законлы актларга үзгәрешләр кертү турында" 29.12.2020 № 473-ФЗ Федераль закон нигезендә Россия Федерациясе территориясендә хезмәткә түләүнең минималь күләме айга 12792 сум итеп билгеләнде.
Бүген Минзәләдә яшәүче тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Миншина Фая Гапбас кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
2020 елның 1 гыйнварыннан Товарларны ваклап сатып алу-сату килешүе нигезендә сату кагыйдәләре, алыштырырга ярамаган, начар сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге, шундый ук төпкулланучы үзлекләре булган товарны кулланучыга түләүсез тапшыру турында таләп кагылмаган озак кулланыштагы товарлар исемлеге көченә керде.