Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы буенча Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән хәбәр килде:
15 гыйнварда 22 сәгатьтән 16 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация-кисәтү.
16 гыйнварда төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән түбәндәге һава торышы көтелә: көчле кар, күз күреме 500-1000 метрга начараю белән буран, кискен җил 15-17 м/с, юлларда кар көртләре.