Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 республикалыга Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә ихтыяҗны билгеләү өчен тикшеренү уздыру кысаларында оешмалар арасында уздырылучы сораштыруга чакырабыз.
Бүген Хуҗәмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны. тыл хезмәтчәне Кәримова Мияссәрә Кәрим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
28 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле җил булуы көтелә - 15-20 м/с (Казанда - 17 м/с).
28 апрельдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Минзәлә районында Клиентлар хезмәте РПФның территориаль органнары картлык һәм инвалидлык буенча иминият пенсиясенә китүче гражданнар белән эшне алдан оештыруы турында мәгълүмат бирә.
Картлык буенча пенсия алучы Минзәлә районы халкы пенсия тупланмалары акчаларыннан (алар булган очракта) бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала ала.
РПФ органнарына еш кына балага өч яшь тулганчы ана капиталы акчаларын кая юнәлтергә мөмкин булуы белән кызыксынып сораулар керә. Шуңа бәйле рәвештә Минзәлә районы Клиентлар хезмәте аңлатмалар бирә.
28 апрельдә, 10-12 сәгатьләрдә, Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек сатып алучы һәм сатучы татарстанлылар өчен кайнар элемтә уздыра.
Язгы кыр эшләрендә "Август" компаниясенең "Мензелинское" хуҗалыгы, "Калморза" хуҗалыгы, "Мензелинские зори" агрофирмасы игенчеләре алдынгылар сафында. Аларда эшләр бөртекле культураларның барлык мәйданының 28-56 процентында башкарылган.
Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина 27 апрель көнне Татарстан Республикасының Минзәлә районында булды.