28 апрельдә иртән һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көнбатыштан көчле җил булуы көтелә - 15-20 м/с (Казанда - 17 м/с).
28 апрельдә төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Казан буенча:
Аязучан болытлы һава.
Яңгыр, урыны белән юеш кар рәвешендә явым-төшемнәр.
Җил көньяк-көнбатыштан. көнбатыштан 6-11 м/с, төнлә урыны белән кискен - 13 м/с, иртән һәм көндез кискен - 15-17 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы 0..+2˚.
Көндез максималь һава температурасы +8..+10˚.