Минзәләдә тыл хезмәтчәнен юбилее белән котладылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Бүген Хуҗәмәт авылында яшәүче хезмәт ветераны. тыл хезмәтчәне Кәримова Мияссәрә Кәрим кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Мияссәрә Кәрим кызы 1931 елның 27 апрелендә Татарстан АССРның Усы авылында туган.1939 елда гаиләләре белән Минзәләгә күченеп киләләр. Сугыш чорында колхозда өлкәннәр белән бергә хезмәт куя. Сугыштан соң һәм лаеклы ялга чыкканчы Минзәлә шәһәр ашханәсендә пешекче булып хезмәт куя.

Мияссәрә Кәрим кызының күпсанлы рәхмәт хатлары һәм мактау кәгазьләре бар, ул "1941-1945 елларда БВСда фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән.
 

Хөрмәтле Мияссәрә Кәримовна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек. озын гомер. күтәренке кәеф. якыннарыгыз һәм туганнарыгыз ихтирамын тоеп яшәвегезне телибез.
 

Хөрмәт белән
Минзәлә муниципаль
район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International