Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Наратлы Кичү авылы вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 54 республикалыга Россия Федерациясенең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Алар арасында Наратлы Кичү авылыннан ТРның халык артисты Резида Шәрәфиева (фотода беренче рәттән уңнан беренче). Аңа Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Шулай ук Наратлы Кичү авылыннан Рөстәм Кәлимуллинга "Татарстанның атказанган механизаторы" дигән мактаулы исем бирелде. Ул "Мензелинские зори" агрофирмасының "Кадрәк" җитештерү комплексында тракторчы булып эшли.

Без аларны әлеге зур бүләкләре белән котлыйбыз!
http://menzela.ru/news/tema-dnya/prezident-tatarstana-rustam-minnikhanov-vruchil-gosudarstvennye-nagrady-vykhodtsam-iz-sela-naratly-kichu

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International