ЯҢАЛЫКЛАР


19
май, 2014 ел
дүшәмбе

Садак бистәсендәге әкияттегедәй балалар бакчасының төзелеше бөтен көченә бара. Безнең группа минзәлеләр белән бергә булачак балалар бакчасына исемен уйладык.

Минзәләдә район башлыгы Айдар Салахов бүләкләренә йөзү буенча ачык бердәм-коммандылы беренчелек уза

Төртеп күрсәткәч, бар да җайлы кебек. Әмма белеп эшләү һаман да җитенкерәми әле.

Район башкарма комитетының административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләренә контрольлек итүне көчәйтү буенча эшне активлаштырды. Мондый кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ТР КоАПнең 3.6 маддәсе буенча адмштраф түләү каралган, гражданнар өчен ул 2 меңнән алып 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр.

Иркенәш авыл җирлегендә Җиңү көне уңаеннан, сугыш һәм тыл ветераннарына багышланган митинг узды.

16
май, 2014 ел
җомга

Районда республика программасы нигезендә быел да күп кенә төзелеш-ремонт эшләре башкарыла. Бүгенге көнгә Яңа Мәлкән төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә капиталь төзекләндерү эшләре бара.

Минзәләдә “Квадрат” база бүләкләренә тагын бер турнир узачак


15
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсендә каралганча, вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукы бирүче, чираттагы ялда булуны хезмәт хакына кертмичә стажга кертү (шул исәптән Ерак Төньякта эшләгән өчен) каралмаган.

Теге яисә бу программа кысаларында социаль әһәмияткә ия булган перспективадагы һәм агымдагы капиталь төзелеш эшләрен башкару планнары бер көндә генә тумый, алар алдан уйланылган, тәфсилләп төзелгән проект-смета документлары нигезендә алып барыла. Мондый төзелешләрне башкарырга да теләсә кайсы подрядчыларны алмыйлар, алар конкурслар аша билгеләнә. Минзәлә хакимияте каршындагы капиталь төзелеш идарәсе дә шушы мәсьәләләргә кагылышлы эшләрне оештыру вәкаләтләрен башкара. Әлеге идарә директоры Фаат ЗИЯТДИНОВ белән без шәһәр тормышы һәм районда барган төзелеш эшләре хакында сөйләшеп алдык.

Саннар. Агымдагы елның I кварталында районда 3 кеше гражданлык алдытагын 2гариза каралуда. Районда 5 оешма мигрантлар хезмәтеннән файдалана. 2012 нче елда районда чит ил гражданнары белән 6 гаилә корылган, 2013 нче елда – 8, агымдагы елның шушы вакытына 1 гаилә корылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International