Вакытыннан алда пенсия билгеләү

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе

РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсендә каралганча, вакытыннан алда пенсия белән тәэмин итү хокукы бирүче, чираттагы ялда булуны хезмәт хакына кертмичә стажга кертү (шул исәптән Ерак Төньякта эшләгән өчен) каралмаган.

Бер ук вакытта шуны да искәртергә кирәк, РФ Хөкүмәтенең Ерак Төньякта эшләгән өчен картлык буен­ча вакытыннан алда хезмәт пенсиясенә хокук бирүче стажга карата тулы эш көне дәвамында эш башкару турындагы 2002 нче елның 11 июлендә ка­бул ителгән 516 нчы таләбе көченә кергәнче таләп ителми. Өстәвенә, РФ хөкүмәтенең юга­рыда әйтелгән карары көченә кергәнче гамәлдә булган хезмәт хакы сакланмыйча чираттагы ялда булган чор “северный” стаж дип саналырга нигез була алмый, чөнки бу чорда эшләү факты юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International