Митинг, чакырылган кунаклар укучыларның парадын карагач ачылды. Ветераннарга укучылар әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, якташларын һәм авылдашларын дәшмәү минуты белән хөрмәтләделәр. Памятник янына таҗлар һәм чәчәкләр куелды. Иркенәш авыл җирлек башлыгы Рөстәм Шарафутдинов, район совет депутаты Равил Миннехузин, авыл җирлек ветераннар совет җитәкчесе Ягфар Хафизов, авыл имамыРаис Кабиров җыелган халыкны Җиңү бәйрәме белән котладылар, авылдашларына ныклы сшламштлек, тыныч, имин еллартеләделәр. Тыл ветераннарына һәм ике Әфганистан катнашучысына кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең төп спорсоры депутат Равил Миннехузин иде.