Таләпчәнлек көчәйтелә

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

Район башкарма комитетының административ комиссиясе төзекләндерү кагыйдәләренә контрольлек итүне көчәйтү буенча эшне активлаштырды. Мондый кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ТР КоАПнең 3.6 маддәсе буенча адмштраф түләү каралган, гражданнар өчен ул 2 меңнән алып 3,5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 15 мең сумнан алып 30 мең сумга кадәр.

Шулай ук административ комиссия авыл хуҗалыгы терлекләре хуҗаларының хәтеренә төшерә: агымда­гы елның 11 мартындагы 3-1 санлы шәһәр Советы карары белән расланган шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә, авыл хуҗалыгы терлек- ләрен, кошларын аларның хуҗалары яки шуларның вәкаләтле затлары күзә- түе астында махсус бүлеп куелган урыннарда гына көтелергә тиеш. Мондый урыннар шәһәр башкар­ма комитеты тарафыннан билгеләнә.

Малларны шәһәр терри- ториясендә күзәтүчесез йөртү дә тыела. Мондый очракларда озатып бару­чысы булмаганда маллар һәм кош-кортлар тотып алына, алар хуҗалары шәһәр башкарма комите­тына килгәч кенә биреп җибәрелә. Шәһәр урамна­рында иясез маллар, кош- кортлар калдырганда, аларның хуҗалары яшел үсентеләргә китерелгән зыянны да, терлекләрен күпмедер вакыт тотуга киткән чыгымнарны да ка­пларга тиеш булалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International