Бикбау авылындагы шәхси хуҗалыклардан 2007 елда көнгә 1500 килограмм сөт җыелган булса, быел хәзерге чорда авыл халкы 750 кило сөт тапшыра.
2015 елның 15 октябрендә
С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры узенең оештыручысы, беренче директоры һәм режиссеры Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исемендәге традицион шахмат-шашка турнирын юбилей сезоны, 80 нче иҗади сезон уңаеннан уздыра.
Казанда ХI “Нечкәбил-2015” конкурсының ярымфиналы үтте. Татарстан буйлап үткән сайлап алу туры нәтиҗәләре буенча жюри республиканың 30 районыннан 47 гаиләне сайлап алды. Бу конкурста безнең шәһәрдән 10нчы санлы “Чишмә” балалар бакчасы мөдире Энҗе Хәкимова катнашты.
3 октябрь көнне үткән Халыкара өлкәннәр көненә багышланган ярминкәдә товар алып чыккан һәркем үз товарын үз товарын сатты.
Иң арзан итне “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгы сатты, алар итнең килосын 250 сумнан тиз арада сатып та бетерделәр. “Загиев”КФХсы итне 260 сумнан сатты.”Органик Групп” идарәче компаниянең Минзәлә хуҗалыгы, “ Мензелинские зори” агрофирмасының Калинин хуҗалыгы да бодай, арпа, солы, катнаш азыкны тиз арада сатып бетерделәр. Светлана Митюшкинага бодайда җитми калды.Әмма бу ярминкәгә чыккан халык балык сатып алырга теләсә дә, балык участогы балык алып чыкмаган. Район башлыгы Айдар Салахов ярминкәне карап йөрде. Айдар Фаслахович сәүдә рәтләрендә сатыла торган продукиянең бәяләре һәм ассортименты белән танышты, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты. Ярминкәдә сату өчен шактый күп төрле авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде: бәрәңге, кишер, суган, аш чөйгендере, сыер, дуңгыз, сарык ите, ак май, ярма, он , ашлык башка товарлар.
Хәзерге вакытта көн саен Аю авылыннан – 200, Воровскийдан 150 кило сөт шәхси хуҗалыклардан җыела.
Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә “Частник” профилактик операциясе үткәрә башлады.
Без тиешле нормаларны һәм тәртип кагыйдәләрен сакларга тиеш булган җәмгыятьтә яшибез. Юл читләрендә уйнаучы, юлны тиешле урыннан чыкмаучы һәм җәмәгать транспортына дөрес кермәгән һәм чыкмаган балалар юл- транспорт һәлакәте корбаннары булып торганда бу бигрәк тә актуаль.
Мәкаләнең исемен театр директоры Роберт. Шәймәрданов сәфәргә чыкканчы ук әйтеп куйган иде.
Районның ЗАГС бүлеге (җитәкчесе Анна Куприянова) мәгълүмат- ларына караганда, районда сентябрь аенда 39 сабый дөньяга килгән. 18 е - кыз, малайлар – 21.