Мәкаләнең исемен театр директоры Роберт. Шәймәрданов сәфәргә чыкканчы ук әйтеп куйган иде.
1984 елда сәхнәгә куелган С.Шәкүровның “Габсаттар бабайның Кырымга сәяхәте” дигән комедиясен 2 бригада белән Минзәлә театры озак еллар зур уңыш белән уйнап йөрде. Чын сәяхәтнең сәбәбе исә бу елның сентябрь аенда Ялта шәһәрендә узган “Театр. Чехов. Ялта” дип исемләнгән VII халыкара театр сәнгате фестивалендә Г.Исхакыйның “Сөннәтче бабай” әсәре белән чыгыш ясау булды. Фестиваль комиссиясенә Т.Җүҗәноглуның “Ташкын” әсәре дә тәкъдим ителгән иде. Алар ике әсәрдән “Сөннәтче бабай” ны сайлап алдылар. Безнең театрның “Самими хисләр һәм жанр чисталыгы” номинацисендә бүләкләнүе очраклы хәл түгел, халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, сөннәт йоласын зур бәйрәм итеп сәхнәгә куйган режиссер Ренат Әюповның хезмәтен, артистларыбызның эчкерсез уенын жюри әгъзалары һәм жюри рәисе – ГИТИС профессоры, Мәскәүнең “Школа современной пьесы” театрының сәнгать җитәкчесе Иосиф Райхельгауз ассызыклап үттеләр. Лауреат дипломын һәм “Хрустальный Фронтон” призын РФнең халык артисты, ГИТИС профессоры Олег Марусев тапшырды. “Просцениум. Вопросы театра” журналы редакторы, театраль критик Марина Тимашева Минзәлә театрының эчкерсезлеге, теленең матурлыгы турында җылы сүзләр әйтте. “Страстной бульвар, 10” журналы редакторы, театраль критик Анастасия Ефремова, театраль һәм музыкаль критик Екатерина Кретова, РФнең халык артитскасы Наталия Егорова, театр һәм кино актрисасы Мария Голубкиналарның һәркайсының фикере бик эмоциональ һәм уңай булды. М.Голубкина хәтта “Я прослезилась”, – диде. Кызганчычка каршы, жюри әгъзасы булган күренекле шәхес Леонид Якубович авыру сәбәпле, фестивальдә катнашмады. Ялта шәһәре советы рәисе В.Косарев һәм Ялта шәһәре администрациясе башлыгы А.Ростенколар исеменнән Рәхмәт хатлары алдык.
Бөек рус классигы А.П.Чехов гомеренең соңгы елларын биредә уздырган, зур әсәрләрен Ялтада иҗат иткән. Фестивальнең исемендә классикның булуы шуңа күрә дә очраклы түгел. Бу елгы катнашкан 13 театрның өчесе А.П.Чехов әсәрләре белән чыгыш ясады. Театр коллективлары Төркиянең Истамбул, Непалның Катманду, Әрмәнстанның Ереван шәһәрләреннән, Россиянең Йошкар-Ола, Төмән, Санкт- Петербург, Ногинск, Севастополь, Тула, Мәскәү, Симферополь шәһәрләреннән килгәннәр. Белоруссия һәм Ираннан килгән коллективлар фестиваль кунаклары иде.
Тагын шунысы кызыклы, фестиваль барган көннәрдә Ялтада Россия Президенты Владимир Путинның Италиянең элеккеге Премьер-министры Сильвио Берлускони белән очрашуы узды. “Путинны өч метр ераклыктан күрдек”, – диде Роберт Шәймәрданов.
Фестиваль комиссиясе уздырган экскур- сияләр, бигрәк тә теплоходка утырып “Ласточкино Гнездо”га бару истә калды. Табигатьнең матурлыгы, төрле төсләр палитрасы таң калдыра, билгеле.
Күңелнең иң нечкә кылларын тибрәткән тагын бер чыгыш ясау Севастопольдә, якташ моряк егетләребез янында булды. Шулкадәр җылы, матур очрашу кичәсе беркемне дә битараф калдырмады. Егетләрнең командирына милли түбәтәебезне кидереп, Минзәләдән алып килгән чәк-чәкне тапшырдык. Якташларыбыз күзендә яшьләр ялтырады. “Иң якын туганнарыбызны күргәндәй булдык”, диделәр. Безнең Минзәлә егетләре дә, гомумән, татарстанлыларның беркайда да сынатмауларына тагын бер кат инандык.
Минзәлә театры берничә ел дәвамында 9 май – Җиңү көнендә Мамай Курганында урнашкан скульптураларны җанландыра. Шуңа күрә кайту юлында Волгоградка кереп, һәйкәлләрнең “оригинал”ларын күрмичә булдыра алмадык.
Театр Ялтага Татарстан хөкүмәте бүләк иткән “Хундай” маркалы автобусы белән барды. Бертуктаусыз гастрольләрдән кайтып кермәгән артистларыбыз мондый озын юлны да шактый яхшы кичерде – авыручылар булмады.
Кара диңгездә су коенып, дөнья күреп, үзебезне танытып кайтты Минзәлә театры. Алда – юбилей сезоны – 80 нче иҗади сезон!
Нурсибә АДИЕВА, Минзәлә театрының әдәби бүлеге мөдире