Без тиешле нормаларны һәм тәртип кагыйдәләрен сакларга тиеш булган җәмгыятьтә яшибез. Юл читләрендә уйнаучы, юлны тиешле урыннан чыкмаучы һәм җәмәгать транспортына дөрес кермәгән һәм чыкмаган балалар юл- транспорт һәлакәте корбаннары булып торганда бу бигрәк тә актуаль.
2 нче урта мәктәптә 3Б сыйныфы укучылары катнашында “Юл хәрәкәте әлифбасы” дигән чара үтте. Бәйрәм музыкаль- уен формасында булды, өйрәнелгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен ныгыту өчен алымнар кулланылды.
Башлангыч сыйныф- лар укытучысы Зөлфия Вәлиуллина уку- чыларның урамда тәртип кагыйдәләре турында белемнәрен тирәнәйтте. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның аяныч нәтиҗәләргә ките-рүен балалар төрле ситуацияләрдә үзләре күрделәр.
– Урамнарны һәм юлларны балалар өчен ничек итеп куркынычсыз итәргә? Әлбәттә, без, аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, юл билге- ләре турында төрле формада чаралар үткәреп сөйлибез. Без еш кына юл йөрү кагыйдәсе буенча чаралар үткәрәбез, әйләнә-тирә, тормыш иминлеге дәресләрендә сөйлибез. Мин ышанып әйтә алам, безнең балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен беләләр һәм үтиләр, – диде укытучы.
– Мин юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәрвакыт үтим. Әгәр аларны үтәмәсәң, ахыргы нәтиҗәләре аяныч булуы мөмкин, – дип үзенең фикерләре белән бүлеште укучы Азалия Якушева.
Чара тәмамлангач, юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең Минзәлә филиалы начальнигы Наталья Железкова юлларда юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү мөһим икәнлеген тагын бер кат әйтеп үтте. Ул яктырткычлы стикерлар таратты, аларны киемгә яки портфельгә ябыштырып була, шулай ук “Яшь җәяүле” дәфтәре, аның ярдәмендә укучылар юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлый, юл билгеләре белән таныша, ут кайтара торган җайланма белән таныша һәм хәтта ата-аналар белән бергә өйдән мәктәпкә куркынычсыз маршрут ясый алалар.
– Балаларны юл хәрә- кәте кагыйдәләренә өйрәтү бүгенге көндә актуаль. Кайбер балалар икенче сменада укый, мәктәптән караңгы вакытта кайта, шуңа күрә аеруча игътибарлы булырга кирәк, киемнәрендә яктырткыч элементлар булырга тиеш, – дип аңлатты Наталья Железкова.
Илсөяр ХӘЕРТДИНОВА