Тракторлар бик күп алар...

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән берлектә “Частник” профилактик операциясе үткәрә башлады.

Аның максаты – шәхси тракторларда, үзйөрешле авыл хуҗалыгы, юл-төзелеш һәм башка төр машина­ларда, аларның тагылма коралларын файдаланган­да, юл хәрәкәте иминлеген, техника куркынычсызлы­гын тәэмин итү һәм әйләнә-тирә мохитне саклау.

Бу операция барышында төп игътибар трактор- ларның, үзйөрешле машиналарның һәм тагылма коралларның теркәү документлары, техник карау узу турындагы таныклык, тракторчы-машинистның та- ныклыгы булуы, шулай ук үзйөрешле техниканың һәм тагылма коралларның техник торышына (аларның куркынычсыз йөрүен тәэмин итү) юнәлдерелә.

Районыбызда шәхси кулларда төрле маркадагы 400 берәмлек, ә хуҗалыкларда 230 берәмлек трак­тор исәпләнә.

Районыбыз территориясендә “Комбайн-2015” опе­рациясе үтте. Бу операция барышында ОСАГО по­лислары һәм башка документларның булуына ае­рым игътибар бирелде. Әлеге операция барышында хуҗалыклар һәм фермерларның комбайннарында 6 тәртип бозу очрагы теркәлгән, 3 күрсәтмә язу булган. Гомумән алганда, “Мензелинские зори” агрофирмасы һәм “Заиковский” хуҗалыгы комбайннарының бары­сы да тәртиптә икәне ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International